Студентлар һәм аспирантларның X Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Анда 35 яшькә кадәрге Россия югары уку йортларында һәм фәнни оешмаларда укучылар чакырыла.
Конкурс талантлы яшь тикшеренүчеләргә ярдәм итүгә һәм аларны актуаль фәнни бурычларны хәл итүгә җәлеп итүгә, шулай ук фәнни-тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыруга юнәлтелгән.
Гаризалар 26 майга кадәр кабул ителә. Бәйсез экспертиза нәтиҗәләре буенча сентябрь аенда «Киләчәк фәне - яшьләр фәне» X Бөтенроссия яшьләр фәнни форумы мәйданчыгында узачак финал этабында катнашучылар билгеләнәчәк.
Гариза бирергә һәм конкурс турындагы нигезләмә һәм эшләрне рәсмиләштерүгә таләпләр белән рәсми сайтта танышырга мөмкин.