Җиңү монументы янында үзенчәлекле тантана узды - 14 нче лицейны тәмамлаучылар мәктәп флагы белән саубуллаштылар. Бер ел элек кенә башланган бу традиция укучыларның йөрәкләрендә аерым урын алырга өлгергән. 11нче "Ю" сыйныф укучылары - яшь армия хәрәкәтенең актив катнашучылары. Алар өчен байрак белән хушлашу тантаналы мизгелнең бер өлеше генә түгел, ә тормышның мәктәп дигән этабының символик тәмамлануы булды.
Бәйрәм чарасы билгеләнгән вакытта башланды. Байрак йөртүчеләр Җиңү монументына мәктәп диварларында аның нигезеннән үк саклана торган реликвияне лицей флагын алып чыктылдар.
Тантананың барлык элементлары да хәрби парад рухында сакланган: дисциплина, тантана, җитдилек - болар барысы да катнашучыларда һәм тамашачыларда горурлык хисе тудырган.
14 нче лицей директоры Ольга Пустоплеснова чыгарылыш укучыларына мөрәҗәгатендә аларга үз хыялларын уңышлы тормышка ашыруларын, теләгән вузларга укырга керүләрен һәм шатлык китерә торган эш табуларын теләде.