“Беренчеләр хәрәкәт”енә конкурс нигезендә сайлап алуга йомгак ясалды

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Балаларны һәм яшьләрне проектка җәлеп итү, балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүгә, үстерүгә һәм үз-үзләрен тормышка ашыруга, аларның ялын оештыруга юнәлтелгән проект активлыгына җәлеп итү максатларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 25 октябрендәге 1780 номерлы карары нигезендә 2025 елның 31 гыйнварыннан 3 мартына кадәр «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләрнең гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте тарафыннан юридик затларга һәм индивидуаль эшкуарларга проект активлыкларын оештыруга һәм уздыруга субсидияләр рәвешендә грантлар бирүгә федераль бюджеттан конкурс сайлап алу үткәрелде.

Татарстан Республикасында конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүчеләр:

«Казан (Идел буе) федераль университеты» «Твори добро» социаль- юнәлешле тәрбия чаралары циклы» проекты (1 209 616 сум),

«Иннополис»лицее «Первенство Татарстана по решению изобретательских задач «Технологические лидеры» проекты (2 960 881 сум),

Татарстан Республикасы Лаеш районының «Лаеш шәһәренең 1 нче гимназиясе» «Дни первых» фестивале проекты (64 150 сум),

Татарстан Республикасы Биектау районының «Байгыш» катнаш төрдәге Биектау балалар бакчасы» «Марафон спортивных мероприятий для детей от 3 до 9 лет и их родителей «Стартуем с Первыми!» проекты (1 976 950 сум),

Татарстан Республикасы Биектау районының «Сандугач» катнаш төрдәге Биектау балалар бакчасы» «Высокогорская Заничка-2025» хәрби-патриотик уен проекты (1 000 000 сум),

Татарстан Республикасы Биектау районының «Тулпар» мәктәптән тыш эш үзәге» Советлар Союзы Герое Леонид Михайлович Соколов исемендәге «Шаги к Победе» республика ачык хәрби-патриотик фестиваль-конкурсы» проекты (999 160 сум).

Җиңүчеләрнең проектларын гамәлгә ашыруда уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International