Татарстанның Баулы районында бишенче сыйныф укучылары өчен батырлык дәресе үткәрелде

2025 елның 23 мае, җомга

Яшь буынны патриотик тәрбияләү кысаларында 22 майда Ватанны саклаучылар елында Баулының ЗАГС бүлегендә батырлык дәресе үткәрелде. Чарада 3 нче номерлы шәһәр мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары катнашты.

ЗАГС хезмәткәрләре мәктәп укучыларына Баулы районы герое һәм аның Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы турында сөйләделәр, якташлары өчен горурлык һәм туган як тарихына хөрмәт белән карауның мөһимлегенә игътибарны юнәлттеләр.

Очрашу ахырында балалар Бөек Ватан сугышының төп вакыйгаларына багышланган викторинада катнаштылар, илнең героик үткәне турындагы белемнәрен киңәйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International