Татарстанда тәрбия юнәлешендәге педагогик хезмәткәрләрнең секция утырышы узды

2025 елның 23 мае, җомга

20 майда “Россия - минем тарихым” тарихи паркында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында Татарстанның тәрбия юнәлешендәге педагогик хезмәткәрләренең секция утырышы булды. Утырышка муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының тәрбия эше буенча мәгариф идарәсе органнары башлыклары урынбасарлары, балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм хезмәттәшлек буенча директорлар киңәшчеләренең муниципаль координаторлары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ата-аналар республика советы вәкилләре һәм Россия балалар-яшүсмерләр үзәген патриотик тәрбияләү проектларын һәм программаларын гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәп баручы экспертлары чакырылган иде.

Төп доклад белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина чыгыш ясады. Модераторы ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин булды.

Чараның төп максаты - 2024/2025 уку елындагы эшчәнлеккә йомгак ясау.

Киңәшмә иң яхшы педагогик хезмәткәрләрне бүләкләү һәм педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясенең пленар утырышы резолюциясен кабул итү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International