Казанның елга портына «Ф.И. Панферов» теплоходы килде. Анда «Казан-Мәскәү-Казан» маршруты буенча круизда ветераннар һәм яшь армиячеләр. Круиз катнашучыларын ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, генерал-майор, Татарстан Республикасының «ЮНАРМИЯ» ВВПОД төбәк бүлеге штабы башлыгы Александр Бородин каршы алды.
Круиз программасы бай һәм кызыклы иде. 10 көн дәвамында катнашучылар Идел ярында урнашкан шәһәрләргә: Чабаксар, Кострома, Углич, Мәскәү, Ярославль, Плес, Кинешма һәм Түбән Новгородка бардылар. Һәр шәһәрдә Татарстан делегациясен җылы каршы алдылар, масштаблы чаралар, күргәзмәләр, экскурсияләр һәм тәҗрибә алмашу буенча киңәшмәләр оештырдылар.
Круиз кысаларында шулай ук мастер-класслар, спорт ярышлары һәм иҗат конкурслары уздырылды, аларда теләге булган һәркем катнаша алды.