22 майда Казанның Идел буе районы мәгариф үзәгенең 83нче лицеенда Чэнду шәһәре, КХР университетлары вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда ике яклы Россия-Кытай хезмәттәшлегенең өстенлекле юнәлешләре, шулай ук мәгариф, фәнни һәм мәдәни өлкәләрдә уртак инициативаларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Кытай делегациясе 1 "Б" сыйныфында кытай теле дәресендә булды. Сыйныф җитәкчесе Абдуллина И.Р. башлангыч мәктәптә математика дәресләрендә кытай теле элементларын куллана. Директорның киңәшчесе Е.А.Матвеева Бөек Ватан сугышы музеена экскурсия үткәрде, кунаклар музыка педагогы А.Р. Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендә лицей укчылары әзерләгән музыкаль программада булдылар.