Татарстанда мәктәпкә кабул итү өчен 13 мигрант баласы тест тапшырган

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Татарстанда беренче сыйныфка кабул итү өчен 32 гариза кергән,сынауга 16 бала кертелгән һәм 13 бала тестны тапшырган. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстук» программасында әйтте.

"Тестлаштыруны бирмәүчеләр өч айдан соң яңадан бирә ала. Без бу балаларның рус телен белүе белән кызыксынабыз, - дип ассызыклады Һадиуллин. Шул ук вакытта, министр мәгълүматлары буенча, Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында агымдагы вакытка якынча 4 мең балигъ булмаган мигрант белем ала.

Чит ил кешеләре һәм гражданлыгы булмаган затлар өчен мәгариф оешмаларына керүнең яңа тәртибе агымдагы елның 1 апреленнән гамәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International