Һадиуллин: Татарстанга рус теле , математика, физика, башлангыч сыйныфлар укытучылары җитми

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Кайбер ата-аналар укытучыларга «хөрмәт белән» карамыйлар, укытучы һөнәренең абруен күтәрергә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстук» программасында белдерде.

Шул ук вакытта Һадиуллин матди ярдәм кирәклеген дә искәртте.

Шулай ук ул Татарстанга рус теле, математика, физика, башлангыч сыйныфлар укытучылары җитмәвен таныды.

Ел саен Казан федераль университеты һәм Чаллы педагогика университеты 3 меңгә якын потенциаль мәктәп мөгаллимен чыгара (аларның яртысын читтән торып укучылар тәшкил итә). Әлеге юнәлештә тагын бер мең кешене көллият әзерләп чыгара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International