11-12 июньдә Казанда Югары технологияләр өлкәсендә «Б.Рәмиев исемендәге ИТ-парк» Технопаркы мәйданчыгында мәгариф министрларының «Формируя будущее» өченче Халыкара форумы узачак. Форумны Россия Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Минем тарих» гуманитар фәннәргә ярдәм фонды оештыра.
Форум кунаклары 30дан артык дустанә ил вәкилләре- шул исәптән БГӘ, Белоруссия, Абхазия, Көньяк Осетия, Мьянма, Лаос, ЦАР, Камерун, Буркин-Фасо, Зимбабве һәм башка дәүләтләр вәкилләре булачак. Чарада Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Форум кунаклары өчен эшлекле программадан тыш төрле чаралар әзерләнгән. Делегацияләр «Иннополис» университетына барачак.