23-24 майда “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында мәгариф оешмаларының хокук бозуларын профилактикалау отрядлары арасында республика конкурсы финалы булды.
Конкурсның максаты - Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләре арасында хокук саклау хәрәкәтен популярлаштыру һәм үстерү, хокукый тәрбия һәм үзаң нигезләрен ныгыту.
Конкурсның читтән торып уздырылган этабына 45 муниципаль район һәм шәһәр округыннан 53 эш керде. Конкурска барлыгы 380 эш тәкъдим ителде.
Финал ярышларында конкурсның читтән торып уздырылган этабында җиңүче 8 отряд катнашты.
Гран-прины Түбән Кама районының «Лидер» отряды(14 нче лицей) алды, җитәкчеләре: Оксана Баринова, Марат Абитов.
Финалга чыккан барлык командаларга конкурс логотибы төшерелгән промо-материаллар тапшырылды, ә Гран-при, 1, 2, 3 урыннарны алган отрядлар кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.