Рус теле буенча халыкара олимпиада сынаулары тәмамланды

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Укучыларның туган (рус булмаган) тел олимпиадасында катнашуы апрельдә үк башланган иде: ул вакытта алар дистанцион этап үттеләр.

Соңгы көннәрдә алар 2 этапны уңышлы тапшырганнар. Жюри рәисе, рус теле кафедрасы мөдире Динара Рәхимова әйтүенчә, укучылар тел белеменең югары дәрәҗәдә булуын күрсәткәннәр.

Конкурстан тыш, оештыручылар бай мәдәни программа әзерләгән: Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булу, Казан буенча экскурсия һәм Татарстан Республикасы Милли музее белән танышу.

Делегация җитәкчеләре чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм Республика олимпия үзәгенә рәхмәт белдерделәр.

Олимпиада туган (рус булмаган) телле мәктәп укучылары өчен бу уку елының олимпиада "сезонын" яба, әмма Олимпия үзәгендә чаралар дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International