26 майда «Лига Форум» XI Студентлар белем бирү форумы өчен гариза бирү кампаниясе старт алды. Ул 2025 елның 26 июненә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта форумның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форум үзе 26 августтан 12 сентябрьгә кадәр Түбән Камада «Камский Артек» яшьләр үзәгендә узачак һәм бөтен Россиядән студентлар җыячак.
2025 елда форум «Действуя сегодня, создавай будущее» девизы астында узачак. Чараның программасы белем бирү, үзара бәйләнеш һәм проект эшчәнлеге аша шәхес үсешенә юнәлтелгән. Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 900дән артык студент килүе көтелә.
Форумда катнашу өчен конкурс сайлавы узарга кирәк, гаризалар 2025 елның 26 июненә кадәр форумның рәсми сайтында кабул ителә.
Организаторы форума – Правительство Республики Татарстан, Министерство по делам молодежи Республики Татарстан и Региональная молодежная общественная организация «Лига студентов Республики Татарстан».