РФ Президенты Владимир Путин "Сириус" һәм "Россия - мөмкинлекләр иле" (РСВ) платформасының уртак проекты буенча көллиятләрдә һәм техникумнарда талантлы студентларны эзләүгә һәм яклауга юнәлтелгән идеяне хуплады.
Дәүләт башлыгы сишәмбе көнне "Россия - мөмкинлекләр иле" платформасының илкүләм советы утырышын үткәрде. Чара барышында "Сириус" үзәгенең "Талант и успех" фондының фән департаменты директоры урынбасары Антон Муромцев президентка "Технологик суверенитет" исеме астында "Сириус" һәм РСВ уртак проектын булдырырга тәкъдим итте. Проект илнең көллиятләрендә һәм техникумнарында сәләтле студентларны ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк, дип аңлатты чарада катнашучы. Путин тәкъдимне дөрес дип атады.