Психолог БДИ чорында тыныч булу һәм стресс белән көрәшү турында сөйләде

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

Балачак фәнни-тикшеренү институтының укыту үзәге клиника психологы Евгений Лыков "Радио 1"дә имтиханнар тапшырганнан соң да, эчке тынычлыкны ничек саклап калырга икәнлеге турында киңәшләр белән уртаклашты.

Аның сүзләренчә, БДИга бер көн кала организмга ял бирү мөһим. Документларны, кием-салымны һәм ризыкны алдан әзерләргә кирәк - шулай иткәндә иртә артык ыгы-зыгы һәм стресссыз башланачак.

Өйдән чыгар алдыннан психолог берничә тапкыр тын алу күнегүе ясарга киңәш итә.

Әгәр дә имтихан вакытында паника булса, белгеч, күзләрне йомып: «Мин борчылам гына , бу узачак», - дип кабатларга киңәш итә. Тизрәк эшкә кайту өчен иң җиңел биремнәрдән башлау яхшырак.

Евгений Лыков шулай ук кисәтеп куя: психоэмоциональ киеренкелек нерв системасының эшчәнлеген киметергә һәм хәтта невроз китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә имтиханнан соң ял итү тоткан көчне торгызу өчен кирәкле чара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International