Рөстәм Миңнеханов Россия технология университеты - МИРЭА студентлары белән очрашты

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия технология университеты - МИРЭА студентлары белән очрашты.

Студентлар белән очрашканчы Рөстәм Миңнеханов югары уку йорты эшчәнлеге белән танышты, заманча лабораторияләрне, киберспортив робототехника үзәген һәм башкаларны карады.

Аннары конференц-залда очрашу булды, аның барышында студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Ул аларны төбәкнең сәнәгать һәм фәнни-технологик потенциалы белән танышу өчен Татарстанга чакырды.

Татарстан Рәисе очрашуда хәбәр иткәнчә, республика, уку йортын тәмамлаучылар монда укысын һәм аннары Татарстанга кайтсын өчен, максатчан белем алу мөмкинлеген дә карый.

Очрашуда ассызыкланганча, бүгенге чара - илнең динамик үсеш алучы төбәге буларак, югары уку йорты белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту мөмкинлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International