Татарстанда «Мәктәп футбол лигасы» ярышлары узды

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

2024/25 уку елында «Мәктәп футбол лигасы» ярышлары Татарстстанның 35 муниципаль районнарында узды.

Барлыгы 931 команда катнашты, шуларның 692 – малайлар , ә 239 - хатын-кызлар командасы. Анда барлыгы 9155 кеше катнашты. Ярышлар ике яшь төркемендә үткәрелде: 2011-12 елларда туган (4-5 сыйныф), 2013-14 елларда туган (6-7 сыйныф) малай һәм кызлар командалары арасында. Беренчелек өч этаптан торды: муниципаль, зональ һәм финал этаплардан

Хәлиткеч стадия 26-27 майда Казанда узды, анда Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, шулай ук "Рубин" ФК президенты Марат Сафиуллин чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International