“Юнармия” төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Александр Бородин Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Ведомство башлыгы Андрей Белоусов имзасы белән бүләк "Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны хәл итүдә ярдәм күрсәткән өчен" бирелде. Бүләкне хәрби-патриотик эш идарәсе җитәкчесе Игорь Сергиенко тапшырды.