Татарстанның яшь армиячеләре «Плечом к плечу» Бөтенроссия форумында катнаша

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

2025 елның 26 маеннан 29 маена кадәр Мәскәү өлкәсенең «Ершово» Парк-отеле һәм Россия Федерациясенең «Патриот» Кораллы көчләре Үзәк паркы территориясендә «Плечом к плечу» Бөтенроссия яшьләр форумы уза.

Чара кысаларында кызыклы программа: интерактив секцияләр, “Хәтер юлы” музей комплексы һәм РФ Кораллы Көчләренең Баш храмы буенча экскурсияләр, интеллектуаль уеннар, мәртәбәле кунаклар белән очрашулар, шулай ук ЮНАРМИИның 9 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак.

Татарстанның рәсми делегациясе составында Татарстан Республикасының «ЮНАРМИЯ» ВВПОДсының Региональ бүлекчәсе штабы башлыгы Бородин Александр Ильич, Казан шәһәренең «ЮНАРМИЯ» ВВПОД җирле бүлекчәсенең штаб начальнигы Нестерова Олеся Александровна бар.

Татарстан Республикасы делегациясенең «Плечом к плечу» форумында катнашуы республиканың патриотик инициативаларны үстерүгә һәм Ватанына тугрылыклы гражданнарның яңа буынын формалаштыруга өлешен ассызыклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International