Яр Чаллыда халыкара ачык педагогик форум уза

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

Чаллы дәүләт педагогика университеты оешуга 35 ел һәм бу дата кысаларында 28-29 майда «Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» XIII Халыкара ачык педагогика форумы үтә. Яр Чаллыда РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, илнең педагогик вузларыннан һәм көллиятләреннән коллегалар, шулай ук чит илләрдән кунаклар җыелды. Автоградка Алжир, Вьетнам, Тайланд вәкилләре, шулай ук Россиянең югары уку йортлары вәкилләре килде, бу - Мәскәү, Ярославль, Ульяновск, Казан, Уфа, Ижевск, Новороссийск кебек шәһәрләрдән фәннәр докторлары.

Онлайн һәм офлайн форматларда үз эшләрен Россиянең 43 төбәгеннән 1000нән артык катнашучы тәкъдим итә. Алар арасында Түбән Новгород, Ярославль, Мәскәү, Ленинград, Самара, Новосибирск, Омск, Калуга өлкәләре, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Кырым, әлбәттә, Татарстан бар.

29 майда Халыкара форум кысаларында Чаллы дәүләт педагогика университеты мәйданчыгында «Студентлар Сабантуе» узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International