Герой-пионерның ватанында, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Улица Володи Дубинина" спектакленең премьерасы узды. Куелыш дүрт буын һәвәскәр актерларны берләштерде, алар арасында сәламәтлек үзенчәлекләре булучылар да бар иде. Алар Казанның Тимер юлчылар мәдәният сарае иҗади берләшмәләренә йөрүчеләр.
Казанлыларга Керчьның "РОСТ" җәмгыяте филиалыннан, җирле артистлар- үзенчәлеклебалалар һәм аларның ата-аналары ярдәм итте.
Спектакль шәһәр халкына бик ошады. Бер минутлык тынлык һәм бөтен зал торды, артистларга да хис-кичерешләрен тыеп тору авыр булды.
Режиссер өчен куелыш үзенчәлекле. Вероника Зайцева Керчьта туган һәм герой-пионерның апасы белән аралашкан. Ул очрашудагы җылы хатирәләр нәкъ менә Володя турында спектакль куярга этәргән.
Артистлар чыгыш ясарга гына түгел, шәһәрне карарга, тарихи һәм истәлекле урыннарга барырга да өлгерделәр. Әлбәттә, беренче эш итеп алар Володя Дубинин урамы буйлап үттеләр.
Режиссер спектакльне Казанда да кабатларга вәгъдә итә.