Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәктәпләрендә химияне популярлаштыру өчен проект булдырырга тәкъдим итте

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышында мәктәп укучылары арасында химияне популярлаштыру инициативасын хуплады һәм «Физик-математик алгарыш» кебек махсус белем бирү проектын төзү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары арасында химияне популярлаштыруга багышланган доклад белән "Химия һәм тормыш" журналының баш мөхәррире Любовь Стрельникова чыгыш ясады. Рөстәм Миңнеханов аны яңа уку елы башлануга багышланган республика педагогларының август конференциясендә чыгыш ясарга чакырды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко 26-28 августта узачак Татарстан нефть-газ химиясе форумына әзерлек турында хәбәр итте. Форум көннәренең берсе яшьләр һәм студентлар аудиториясе белән эшләүгә багышланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International