Дәүләт Советында «Университетский юридический правовой класс Единой России» республика проектына тантаналы рәвештә йомгак ясалды. Проект ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларынның «Мәрхәмәт – Милосердие», берләшмәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Бердәм Россия” Россия кооперация университеты ярдәмендә узды. Проектның максаты - укучыларның хокукый белемен күтәрү һәм гражданлык позициясен формалаштыру, патриотик тәрбияне үстерү, шулай ук юридик һөнәрләр һәм фәннәр белән кызыксыну.
Проект 1 марттан 30 апрельгә кадәр дәвам итте. Анда Казанның биш уку йортыннан ( №42, №40, 78 нче лицей, 111 нче һәм 101 нче мәктәпләр) 93 укучы катнашты.
Проект кысаларында әйдәп баручы депутатлар, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук хокукның төрле өлкәләрендә экспертлар катнашында дәресләр оештырылды. Моннан тыш, эшкуарлык сыйныфында катнашучылар өчен дәресләр «Алабуга» СЭЗ спикерлары, «Пятёрочка» һәм «Магнит» сәүдә челтәрләре, шулай ук Саклык банкы һәм ВТБ мастер-класслары катнашында үткәрелде. Проектның инициаторы ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева.
Проект 2025 елның сентябрендә старт алачак профильле сыйныфлар кысаларында дәвам итәчәк. Үзләренең катнашуы турында Казанның 28 мәктәбе һәм Биектау районының 4 мәктәбе белдерде. Проект ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килештерелгән.