«Катнашучылар саны ел саен арта»: Татарстан Республикасында укучылар өчен ЮХК (БДД) буенча конкурс уза

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанда 5-11 нче сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча конкурс уза. Ярыш "Мин - укучы" кушымтасында үтә. Бу конкурс инде дүртенче тапкыр уздырыла һәм катнашучылар саны арта гына бара. Әйтик, 2023 елда анда 17 мең укучы катнашспа, ә узган ел инде 29 меңнән артык.

Ярыш үзе теоретик һәм практик өлешләрдән тора. Төрле мәктәпләр командалары бөтен республикадан "Мин - укучы" платформасында юл йөрү буенча билетлар чиштеләр. Аннары тематик видеоны төшерергә һәм оештыручыларга җибәрергә тиешләр. Кыска видео юл хәрәкәте куркынычсызлыгын өйрәтергә тиеш. Конкурс нәтиҗәләре 30 июньдә билгеле булачак.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырачак. Моннан тыш, призлар лидерларның беренче өчлегенә генә түгел, ә барлык катнашучыларга да диярлек эләгәчәк. Бүләкләр арасында - телефоннар, "Мин - укучы" фирма киеме һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International