Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Балаларны яклау көне белән котлавы

2025 елның 1 июне, якшәмбе

Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр!

Безнең балалар өчен бу бәйрәм күптән көтелгән җәйнең башлануы - каникул, ял, яңа тәэсирләр белән тулы. Өлкәннәр өчен бу көн - балалар бәхетен ничек сакларга, һәр баланың гармонияле үсеше өчен шартлар тудырырга һәм тормышларының иң мөһим мизгелләрендә янәшә булырга кирәклеген искә төшерү.

Татарстан Республикасында балалар турында кайгырту һәрвакыт өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды һәм булып кала. Без эзлекле рәвештә белем бирү инфраструктурасын үстерәбез, укытуның алдынгы технологияләрен кертәбез, яшь гражданнарыбызның сәләтләрен ачу өчен шартлар тудырабыз. Илкүләм проектлар ярдәмендә яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзибез, аларны заманча җиһазлар белән тәэмин итәбез.

Кадерле балалар!

Сез - безнең киләчәгебез, өметебез һәм горурлыгыбыз. Сезнең уку, иҗат, спорттагы уңышларыгыз безне илһамландыра һәм алга таба эшләргә көч бирә. Хыялланыгыз, яңалыклар ачыгыз, хаталардан һәм кыенлыклардан курыкмагыз. Исегездә тотыгыз, дөнья мөмкинлекләр белән тулы.

Ата-аналарга балаларыгызга карата мәхәббәт, кайгырту һәм игътибар булганы өчен аерым рәхмәт сүзләремне белдерәм. Һәр гаиләдә тынычлык, үзара аңлашу һәм шатлык хөкем сөрсен. Өйләребезне һәм йөрәкләребезне балаларның шат елмаюлары тулыландырсын. Һәр бала сәламәт, бәхетле булсын!

Бәйрәм белән! Балаларны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International