Апаста урта һөнәри белем бирү хезмәткәрләренең секция утырышы уза

2025 елның 30 мае, җомга

Бүген, 2025 елның 30 маенда, Апас аграр көллияте базасында урта һөнәри белем бирү системасы хезмәткәрләренең «Урта һөнәри белем системасын үстерү: казанышлар, перспективалар, проблемалар» темасына секция утырышы уза.

Утырышта урта һөнәри белем бирү системасын үстерүнең төп мәсьәләләре каралачак:

«Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру йомгаклары һәм аның киләчәк үсеше перспективалары;

Белем бирү процессына заманча цифрлы технологияләр кертү;

Эш бирүчеләр белән үзара бәйләнеш: максатчан укудан гарантияле эшкә урнашуга кадәр һ.б лар.

Киңәшмәдә 200дән артык кеше - республика министрлыклары һәм ведомстволары, һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, урынбасарлары һәм педагогик хезмәткәрләре, эш бирүчеләр һ.б.лар катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International