28 майда Яшел Үзәндә «Родительский компас – продвижение родительского просвещения в гражданско-патриотическом воспитании» проекты кысаларында “Нык гаилә - көчле Россия” төбәкара конференциясе узды. Анда сәламәтлек саклау технологияләре секторы мөдире һәм җәйге ялларны оештыручы Әлфис Хәлиуллин катнашты.
Конференциянең максаты - гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм балаларны һәм яшьләрне гражданлык-патриотик тәрбияләүгә ярдәм итү өчен ата-аналар бергәлегенең, педагогларның, хакимият органнарының һәм җәмәгатьчелекнең көчләрен берләштерү.
Чара актив ата-аналарны, педагогларны, хакимият һәм граждан җәмгыяте институтларын берләштерде.