Чаллы дәүләт педагогика университеты төзелүенә 35 ел тулуны билгеләп үтте. 1990 елда, Алабуга дәүләт педагогия институты филиалы буларак 3 факультетта (педагогик, сәнгать-график һәм мәктәпкәчә белем бирү) кадрлар әзерли. Үсеп килүче шәһәрдә мөстәкыйль югары уку йорты статусын алу өчен актив инициаторлар Ю.И.Петрушин, Т.Н.Галиуллин һәм аның беренче ректоры З.Т.Шәрәфетдиновлар була.
Югары уку йортының үзенчәлеге шунда , ул Татарстанда беренчеләрдән булып факультетларда укулар туган телендә алып барыла торган бүлекләр ача башлаган.
35 ел эчендә югары уку йорты тарафыннан 37 меңнән артык югары квалификацияле педагогик кадрлар әзерләнгән. 2025 елда университет 1200дән артык студент - Чаллының булачак педагогларын әзерләп чыгара.
Искәртеп узабыз, югары уку йортының юбилей чаралары "Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар" XIII Халыкара белем бирү форумы кысаларында узды. Форум үткәрү «Яшьләр һәм балалар» яңа илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты максатларына туры килә.