"Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар" XIII Халыкара ачык педагогик форумының пленар утырышы кысаларында Чаллы дәүләт педагогика университеты һәм Патхумтхани шәһәрендә урнашкан Шинаватр университеты белән хезмәттәшлек турында килешүне имзалау тантанасы булды. Бу безнең югары уку йортының халыкара элемтәләрен үстерүдә мөһим адым булды, студентлар һәм укытучылар өчен яңа офыклар ача.
Хезмәттәшлек турында килешү үз эченә студентлар һәм укытучылар алмашу, уртак фәнни тикшеренүләр, конференцияләрдә һәм семинарларда катнашу, шулай ук уртак белем бирү программаларын эшләү кебек юнәлешләрнең киң спектрын ала.
Бу чит ил партнерлары белән Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты төзегән хезмәттәшлек турында 23 нче килешү.
Шинаватр университеты белем бирүдә инновацион алымнары һәм актив халыкара эшчәнлек белән билгеле, безнең университет өчен кыйммәтле партнер булачак.