Казанның 15 нче мәктәбе - «Школа#безОбид» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасында

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

РФ Хөкүмәте Йортының бүләкләр залында уңайлы социаль-психологик климат формалаштыру буенча комплекслы профилактик чараларны тормышка ашыру буенча «Школа#безОбид» I Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Казанның аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 15 нче мәктәбе «Лучшее описание кейса комплексного сопровождения участников образовательных отношений по реализации мероприятий, направленных на профилактику травли» номинациясендә җиңүче булды.

Конкурсның максаты - гомуми белем бирү оешмаларында уңайлы социаль-психологик климат формалаштыруга, мәгариф мөнәсәбәтләрендә катнашучылар арасында конфликтларны һәм социаль куркынычлы башка төр гамәлләрне профилактикалауга юнәлдерелгән комплекслы чараларны гамәлгә ашыру.

Эксперт советы конкурс эшләрен 11 критерий буенча бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча:

- 2 нче Отрадненская мәктәбе (Ленинград өлкәсе) җиңүче булды;

- 2 нче урынны Андрейковская мәктәбе (Смоленск өлкәсе) алды;

- 3 нче урында Т.А. Апакидзе исемендәге 11 нче мәктәп (Калининград).

Җиңүчеләргә дипломнар, педагог-психолог кабинетын методик тәэмин итүгә сертификатлар, Россия Мәгариф министрлыгыннан фәнни-методик җыелмалар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International