Депутатлар Татарстанда балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялы югары дәрәҗәдә оештырылган дип саныйлар

2025 елның 30 мае, җомга

Бүген Социаль сәясәт һәм Эксперт советының уртак утырышында депутатлар республикада балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыруга югары бәя бирде. Утырыш эшендә катнашкан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов ирешелгән нәтиҗәләрдә тукталып калмаска һәм студентлар өчен җәйге ял оештыру белән шөгыльләнергә чакырды.

Утырыш башында Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләренә республика парламентының профильле комитетлары зур игътибар бирә. "Яшьләр эшләре буенча министрлыкның, Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм депутатларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә оештыруның дәрәҗәсе күтәрелә, бу юнәлештә эшнең нәтиҗәлелеге яхшыра", - диде ул.

Балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру буенча мәгълүматны ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков тәкъдим итте. Ул, 2025 елда 154,5 мең баланың ялын оештыру планлаштырылуын билгеләп үтте.

Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында барлык сәламәтләндерү учреждениеләрен эксплуатацияләүгә бары тик "иминлек паспорты" булган очракта гына рөхсәт ителә. Бу максатларга ел саен Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә акчалар бүлеп бирелә. 2025 елда финанслау 29,84 млн. сум тәшкил итәчәк.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, мәсьәләне карауга йомгак ясап, студентлар өчен җәйге ял лагерьлары булдыру мәсьәләсен өйрәнергә тәкъдим итте. "Татарстанда 150 меңгә якын студент белем ала, - дип искәртте ул. - Бу зур аудитория өчен, мөгаен, махсус студентлар, яшьләр лагерьлары булдыру максатка ярашлы булыр иде. Мондый учреждениеләрнең һөнәри юнәлеш тематикасы турында уйларга кирәк булачак".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International