Казанның 12 мәктәбендә ашханәләрне яңарталар

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Яңа уку елына Казанда 12 мәктәп ашханәсе модернизацияләнә, тагын бер мәктәп ресторан яңа төзелә торган мәктәптә ачылачак. Нәтиҗәдә мәктәп ашханәләрендә урыннар саны 700 гә диярлек артачак. Төзелеш эшләренә республика бюджетыннан 271 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә «Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ генераль директоры Рима Мөхәммәтшина хәбәр итте.

Мәктәп ашханәләрен реконструкцияләү һәм яңарту башлангыч мәктәп укучыларына бушлай кайнар туклану турындагы закон кысаларында инде бишенче ел алып барыла.

Төп программага өстәмә буларак, мәктәп ашханәләрендә 53 млн. сумлык җиһазлар алыштырылачак, дип хәбәр итте Рима Мөхәммәдшина.

Ул шулай ук җиһазлар кирәк булган барлык мәктәпләрдә дә яңартылачак, дип билгеләп үтте. Барлык уку учреждениеләре өчен савыт-саба, кухня инвентаре һәм махсус киемнәр сатып алыначак. Уку елына әзерләнүгә туклану департаменты 98 млн сум бүлеп биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International