Казанда “Коррекцион мәктәптә футбол” проектында катнашучы командалар арасында мини-футбол буенча бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Ярышлар 30 майдан 1 июньгә кадәр “Олимпиец” һәм “Триумф” спорт комплексларында узды.
Ачылу тантанасында Татарстан спорт министры урынбасары Илдар Садриев, Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Татьяна Алексеева, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Екатерина Александрова, интеллектуаль кимчелекләре булган затларның Бөтенроссия спорт федерациясе президенты Сергей Евсеев, “Рубин” ФК генераль директоры Александр Айбатов, Казанның физкультура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов катнашты.
2025 елда ярышлар ике этапта узды: региональ (сайлап алу) һәм бөтенроссия (финал). Бөтенроссия этабы Казанда узды. Анда (10 яшьтән 13 яшькә кадәрге балалар) 21 төбәктән 38 команда катнашты.