Татарстанда быел 450 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин хәбәр итте.
Хәйруллин сүзләренә караганда, узган ел әлеге категориядән 621 кеше торак алган.
Моннан тыш, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар мәнфәгатьләрен кайгыртуда дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру эше дәвам итә, дип өстәде мәгариф һәм фән министры урынбасары.