Татарстанда 2022 елдан 2025 елга кадәр «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыруга 2,1 млрд сумнан артык акча җибәрелде, дип хәбәр итте ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында.
Әйтик, дүрт ел эчендә федераль бюджеттан - 1,5 млрд сум, республика бюджетыннан - 300 млн сум, предприятиеләр бюджетыннан - 280 млн сум бүлеп бирелгән. Көллиятләрнең үз акчалары 24 млн сум тәшкил иткән.
Поминов сүзләренчә, төрле финанслау күләме булган "Профессионалитет" кластерын төзүнең ике варианты бар. Федераль бюджеттан мәгариф-җитештерү кластеры 100 млн сум ала, ә урта һөнәри белем бирү кластеры - 70 млн сум.
Проект икътисадның реаль секторы өчен, беренче чиратта, урта һөнәри белем бирү системасында белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән.