Балаларны яклау көнендә Сергей Кириенко һәм Дмитрий Чернышенко "Мөһим сөйләшүләр" I Бөтенроссия премиясе лауреатларын бүләкләделәр

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Балаларны яклау көнендә Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко "Мөһим  сөйләшүләр" I Бөтенроссия премиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Чара ВДНХда узган Беренчеләр Хәрәкәте  фестивалендә балаларны яклау көненең төп  вакыйгасы булды. Премия 2024/25 уку елы нәтиҗәләре буенча тапшырыла һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүнең нәтиҗәле инструменты буларак "Мөһим  сөйләшүләр" проектының әһәмиятен һәм нәтиҗәлелеген ассызыклый.

Сергей Кириенко кунакларны сәламләде һәм проектның Россиядә тәрбия пространствосы формалашуга йогынтысын билгеләп үтте.

Тантанада шулай ук РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) җитәкчесе Григорий Гуров, Беренчеләр Хәрәкәте идарәсе рәисе,  Россия Герое Артур Орлов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International