Узган уку елында ата-аналар контроле журналында 25 мең бәяләмә калдырылган

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Узган уку елында Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментының ата-аналар контроле журналына 25 меңгә якын бәяләмә калдырылган. Бу 2023-2024 уку елларына караганда 6 меңгә күбрәк. Шул ук вакытта аларның 98,7% ы уңай булган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә оешма генераль директоры Рима Мөхәммәтшина хәбәр итте.

Проектта ата-аналар - социаль челтәрләрдәге битләрендә актив яктыртучы лидерлар катнаша. "Үз визитлары турында, мәсәлән, блогер Александр Зиновьев "Казан әтисе" паблигында сөйләде. Шулай ук теманы безнең «Мамы в теме» һәм Казанда иң популяр радиостанциясе яктыртты», - дип өстәде Рима Мөхәммәтшина, әниләренә һәм әтиләренә, шулай ук уку йортларына «Родительский контроль» проектын оештырган өчен рәхмәт әйтеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International