Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре профиль комитеты утырышында каралды

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Казанның халыкара сервис көллиятендә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының берләштерелгән күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар 2024 елда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру һәм "Профессионалитет" федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР Президенты ярдәмчесе, ТР Президентының Дәүләт Советындагы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов катнашты. Утырышны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов үткәрде.
Утырыш башланыр алдыннан депутатлар Халыкара сервис көллияте эше белән таныштылар, уку һәм лаборатория остаханәләрен карадылар, педагоглар һәм укучылар белән аралаштылар, кондитерлар, поварлар, косметологлар һәм визажистлар әзерләү шартлары белән таныштылар. Быел көллият ачылуга 100 ел тулуны билгеләп үтте. Ул 1925 елда контора һәм сәүдә тәгълиматы мәктәбе буларак оештырыла.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин билгеләп үткәнчә, узган ел Мәгариф һәм фән министрлыгы белем бирү сыйфатын күтәрүгә ярдәм итүче ике федераль һәм дүрт республика дәүләт программасы, шулай ук ятим балаларны торак урыннары белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән федераль программа чараларын гамәлгә ашыруда катнашты.

Бүген комитет утырышында депутатлар «Профессионалитет» федераль проекты репсубликасында гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов билгеләп үткәнчә, проектның төп максаты - белгечләрне практикага юнәлтелгән рәвештә әзерләүне оештыру, аларны җитештерүгә чыгару срокларын кыскарту һәм аларның беренче көннән башлап конкрет эш урынында эшләргә әзер булуын тәэмин итү.

Татарстан әлеге проектны уңышлы гамәлгә ашыра. 2022 елдан башлап, республика эзлекле рәвештә катнашуны киңәйтә. Әйтик, 2023 елда тагын алты учреждение кушыла, ә 2024 елда - җиде яңа көллият. 2026 елга тагын дүрт учреждение эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Проектта барлыгы республиканың 18 көллияте катнашачак.

Мәгълүмат турында фикер алышуда комитет рәисе Айрат Зарипов, комитет рәисе урынбасары Ирина Терентьева, депутатлар Светлана Вострикова һәм Данис Шакиров, Нияз Гафиятуллин, Ркаил Зәйдуллин катнашты. Аерым алганда, парламентарийлар көллиятләрдә һәм урта һөнәри белем бирү йортларында татар телен укыту мәсьәләләре, яшь кадрларны мәгариф өлкәсендә беркетү һәм аларның һөнәри компетенцияләрен үстерү буенча эш ничек алып барыла, предприятиеләр урта уку йортларының җитештерү җиһазларын тәэмин итүдә ни дәрәҗәдә катнаша, дип кызыксынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International