2 июньдә ТР мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Анда коррупциягә каршы көрәш буенча ТР идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире Равия Шрша катнашты.
2025 елның икенче кварталында мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турындагы доклад белән министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау буенча министрлык тарафыннан чаралар күрелә, төрле чаралар үткәрелә, шул исәптән семинар дәресләре, киңәшмәләр, шәхси әңгәмәләр. Шуңа да карамастан, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшенең аерым юнәлешләре буенча мөрәҗәгатьләрне өйрәнү, ситуацияләрне мониторинглау барышында коррупциячел хокук бозулар ачыклана.
Равия Шрша үз чыгышында Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегенең коррупциячел характердагы хокук бозуларга принципиаль якын килүен билгеләп үтте һәм дәүләт хезмәткәрләре, мәгариф оешмалары эшчәнлегендә коррупция бозуларны ачыклау һәм булдырмау эшенең мөһимлегенә, шулай ук коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән тыюларны һәм чикләүләрне үтәүгә игътибарны юнәлтте.