Җәмгыять белеме буенча , "Интернет" челтәрендә барлыкка килгән контроль үлчәү материалларының фотолары, читкә чыгарылган мәгълүмат тугел, ә имтиханнардан соң чыккан дип белдерә Рособрнадзор. КИМны тапшыру технологиясе шулай итеп төзелгән ки, аларны имтихан башланганчы техник яктан тоташтырырга мөмкин түгел. Төрле сәгать пояслары арасында биремнәр тәңгәллеге юк. Бу чынбарлыкка туры килми торган мифларның берсе.
Исегезгә төшерәбез, Рособрнадзорда КИМның ачык киңлектә фотолары барлыкка килү очракларын күзәтә торган мониторинг төркеме эшли. Һәр КИМның уникаль терәге бар, аның буенча әлеге КИМны тапшыручыларның кайсысы бастырганын билгеләргә мөмкин. Бастырылган фотография буенча төбәк билгеле, анда БДИ катнашучысы имтихан язган мәктәп һәм аудитория билгеле. КИМны Интернет челтәрендә урнаштыру - имтихан үткәрү тәртибен бозу. Мондый хокук бозган чыгарылыш укучыларының эшләре гамәлдән чыгарыла һәм ул киләсе елга гына имтихан тапшыра ала.
Хәзерге вакытта имтихан штатлы уза. Аны үткәрүдә җитди тоткарлыклар юк.