Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты оештырган «Шәһәр буенча Интеграл» төбәк математика квест-марафоны Яр Чаллы шәһәренең һәм Кама аръягы төбәгенең 5-8 сыйныф укучыларын җыйды.
Кама математика үзәге икенче тапкыр Г. Тукай исемендәге яр буенда интерактив марафон оештырды. Анда мәктәп укучыларына, атаклы татар мәгърифәтчеләре һәм эшлеклеләренең атаклы әкиятләренә багышланган образлар - стеллаларны файдаланып, математик биремнәрне чишәргә кирәк иде . Катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Винер Хәмит улы Харисов сәламләде
Балалар 17 локация үтте, ул 6 чакрым озынлыктагы иде. Балалар “Иннополис университеты” мастер-классларында катнаштылар. Татарстан республикасында «Физмат прорыв» проекты да көчәя бара.
Г.Тукай исемендәге Яр буе урамыннан 6 чакрымны укучылар җәяүләп үтте. Ә бу 58 команда һәм андагы 280 бала дигән сүз.
Квест нәтиҗәләре тиздән билгеле булачак.