Казан Кремлендә «СИБУР. Полимерлар йорты» күргәзмәсе ачылды Ул - нефть-газ химиясе тармагы казанышларына багышланган заманча мәгариф-агарту киңлеге. Күргәзмәгә керү һәм барлык дәресләр дә теләүчеләр өчен бушлай, аның эше 29 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Күргәзмәнең ике төп үзенчәлеге - интерактивлык һәм аңлаешлы тел. Монда полимерларга кагылырга, завод тавышын ишетергә, кечкенә гранулның көндәлек кулланылыш предметы булуын, ә иң мөһиме - катлаулы матдәләр белән эшләгәндә, экология турында ничек кайгыртуларын белергә мөмкин.
Күргәзмә мәктәп укучылары һәм студентлар арасында химияне популярлаштыруга, шулай ук киң аудиторияне җитештерү һәм полимерлар эшкәртү технологияләре белән таныштыруга юнәлтелгән. Экспозиция «Зур трансформация», «Нефть химиясе мастерлары» һәм «Страна СИБУР» кебек интерактив зоналарны үз эченә ала.
Күргәзмәне ачу тантанасында «Казаньоргсинтез» һәм «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.