Идел буе федераль округында «Знание.Лектор - 2025» конкурсына гаризалар саны буенча Татарстан топ-5 кә керде

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы «Знание. Лектор - 2025» Бөтенроссия конкурсына 67 гариза тапшырган. Төбәк Идел буе федераль округында активлык буенча бишенче урында тора. Барлыгы ил буенча проектта катнашуга 4 360 кеше дәгъва кыла. Бу хакта Россия "Знание" җәмгыятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яшь лектор» номинациясендә гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә, калган номинацияләр өчен - 15 июльгә кадәр. Гаризаны рәсми сайтта бирергә мөмкин.

Татарстанлыларның күпчелеге “Карьера һәм үзүсеш”, “Медиа, коммуникация һәм цифрлы грамоталылык” һәм “Яшь лектор” категорияләрендә гариза биргән. Конкурсантлар арасында - экскурсовод Әлфия Зарипова бар. Ул экологик агарту алып бара һәм табигатькә хөрмәт белән карауны популярлаштыра. Шулай ук Зарипова Җиңүнең 80 еллыгына багышланган авторлык хәрби-патриотик экскурсиясе белән «Проводники смыслов» халыкара конкурсында җиңүче булды.

“Знание” җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Кирилл Хвиль билгеләп үткәнчә, конкурс төрле өлкәләрдә перспективалы спикерлар табарга ярдәм итә һәм аларны оешманың лектор командасы составында үстерүгә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International