6 июньдә география, җәмгыять белеме һәм информатика буенча төп дәүләт имтиханы формасында төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелә.
Имтиханнарда 6 июньдә 9 сыйныфны тәмамлаган 18 471 укучы катнашачак: география - 4 816, җәмгыять белеме - 4 009, информатика компьютер (КОГЭ) буенча - 9 646 укучы , шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 26 бала. Алар өчен аерым аудиториядә махсус утырту каралган, имтиханның озынлыгы 1,5 сәгатькә арта.
ДЙА 137 ПЭ да уздырыла, шуларның 3 се - медицина күрсәткечләре буенча өйдә оештырыла.
Имтиханны ГВЭ формасында 42 укучы тапшыра ( җәмгыять белеме буенча - 37, география буенча - 5).
Имтиханнар 10.00 сәгатьтә башлана.
ППЭ аудиторияләрендә офлайн видеокүзәтү оештырыла.
Имтиханнар үткәрүдә 164 иҗтимагый күзәтүче катнашачак.