Илсур Һадиуллин Югары Ослан районында имтихан үткәрү пунктында булды

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Н.Ш.Зиннуров исемендәге Югары Ослан гимназиясендә имтиханнар үткәрү пунктында булды.

Илсур Гәрәй улы имтихан үткәрүнең оештыру-техник шартларын карады: ППЭ, аудитория, медицина кабинеты, катнашучыларның шәхси әйберләре өчен бүлмәләр, ППЭ хезмәткәрләре, ГЭК әгъзалары һәм җәмәгать күзәтүчеләре белән аралашты. БДИ аудиторияләрендә булды, БДИда  катнашучыларның ничек эшләүләрен карады.

Нәтиҗәләр буенча мәгариф учреждениесенең сыйфатлы әзерлеге һәм хезмәткәрләрнең имтиханнарны объектив үткәрүне тәэмин итәргә әзерлеге билгеләп үтелде. Шулай итеп, министр визиты җәмгыятьнең Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә ышанычы дәрәҗәсен күтәрүнең һәм хакимиятнең процессны мөмкин кадәр ачык һәм гадел итәргә омтылуының мөһимлеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International