Кара диңгез буендагы лагерьларга Татарстаннан беренче смена китте. Кырымда "Сатера" һәм Анапада "Глобус" ял базасында 650 бала ял итәчәк.
Министр билгеләп үткәнчә, сәфәр барышында балаларның иминлеген медицина хезмәткәрләре, педагоглар һәм полиция хезмәткәрләре тәэмин итә. Лагерь программалары балалрга ял итәргә генә түгел, яңа белем, күнекмәләр һәм якты тәэсирләр алырга да әзерләнгән.
Бүген лагерьга киткән балалар арасында - олимпиадалар, спорт ярышлары, иҗади конкурслар җиңүчеләре, шулай ук “Без Бергэ” һәм “Дустанә сыйныф серләре” республика проектларында актив катнашучылар. Болар - Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Мамадыш, Апас һәм Кукмара районнарыннан килгән балалар.