РФ Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Россия халыкларының рус теленә һәм Россия халыклары телләренә ярдәм өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Совет утырышын уздырды. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, ведомство мәктәп китапханәләрендә булырга тиешле сыйныфтан тыш уку өчен китаплар исемлеген әзерләгән.
Россия китаплар берлеге президенты Сергей Степашин мәктәп китапханәләренә ярдәм чаралары турында хәбәр итте аларны 2030 елга кадәр тормышка ашырырга кирәк.
Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов ведомствоның Россия Федерациясендә барлык 39 мең мәктәп китапханәсе мониторингын үткәргәнен һәм хәзер аларга сыйфатлы әдәбиятка ихтыяҗ күзәтелүен шәрехләде.