РФ Мәгариф министры Сергей Кравцовның Рус теле көне белән котлавы

2025 елның 6 июне, җомга

Сезне илебездә һәм аннан читтә миллионлаган кешене берләштерүче бәйрәм - Рус теле көне  белән котлыйм.

Рус теле - ул аралашу чарасы гына түгел, ә чорларның үткәнне, хәзерге һәм киләчәкне берләштерүче тер бәйләнеш. Бу дөнья әдәбиятының бөек әсәрләре, фәнни ачышлар һәм сәнгать шедеврлары теле.

Бу көнне без шулай ук Александр Сергеевич Пушкинның тууына 226 ел тулуны билгеләп үтәбез. Аның үлемсез әсәрләре - әкиятләр, шигырьләр, соңрак романнар һәм поэмалар безгә балачактан ук таныш. Бүген Пушкин мирасы китапларда гына түгел, бөтен дөнья буенча  кешеләр йөрәгендә яшәвен дәвам итә. «Россия укытучысы чит илдә» проекты, ачык белем бирү үзәкләрен булдыру ярдәмендә кешеләр үзләре өчен рус мәдәниятенең һәм теленең байлыгын ача.

Бөек һәм көчле рус телен укытучыларның, өйрәнүчеләрнең барысын да бәйрәм белән котлыйм! Рус сүзе сезне һәрвакыт илһамландырсын һәм аралашу җылысын бирсен, ә рус әдәбиятына мәхәббәт еллар буе ныгысын!

Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International