РФ Президенты Владимир Путин Россия халыклары телләре көнен гамәлгә кертергә һәм аны һәр елны 8 сентябрьдә шагыйрь һәм прозаик Расул Гамзатовның туган көнендә билгеләп үтәргә тәкъдим итте.
Россия лидеры билгеләп үткәнчә, легендар "Журавлей" авторы ике телне үзенең туган теле дип саный, Гамзатов авар телендә сөйләшкән, ә рус телендә аның әсәрләре дөньяга таралган.
Атаклы шагыйрь 1923 елның 8 сентябрендә Дагстанның Хунзахск районы Цада авар авылында халык шагыйре Гамзат Цадас гаиләсендә туа. Рәсүл үзе 9 яшендә шигырьләр яза башлый.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау илнең суверенитетын яклау һәм аның тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен төп әһәмияткә ия.