Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе контролендә 1236 җәйге сәламәтләндерү учреждениесе бар. Беренче сменалар старт алган барлык балалар ялы урыннары да санитар-эпидемиологик нәтиҗә алдылар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Санитар-эпидемиологик нәтиҗә булган лагерьлар реестры ТР балалар һәм яшьләр эшләре һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең рәсми сайтларында урнаштырылган.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда балалар өчен җәйге сәламәтләндерү кампаниясе старт ала. Балалар өчен ике муниципаль шәһәр яны лагере - "Заречье" һәм "Восток" ачачак. Беренче 18 көнлек сменада 595 бала ял итә. Җәй дәвамында лагерьларда 15 меңнән артык бала ял итәчәк.